Мәрьям
| Мәрьям | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | гарәп. مريم بنت عمران[1] |
| Туган | Назарет[d] |
| Үлгән | Котдус |
| Ватандашлыгы | Ошибка Lua в Модуль:Wikidata2/Countries на строке 79: attempt to concatenate a nil value. |
| Балалар | Иса[d][2][3] |
| Ата-ана | |
Мәрьям бинт Гыймран (гарәп. مريم بنت عمران) — Ислам пәйгамбәре Гайсәнең әнисе, Мәрьям анага туры килә. Мәрьям Исламда иң тәкъва һәм иң хөрмәтле хатын-кызларның берсе дип санала. Ул — Коръәндә исеме белән телгә алынган бердәнбер хатын-кыз. Мөхәммәд пәйгамбәр турындагы риваятьләрдә — хәдисләрдә Мәрьям тәкъва мөслимәләрдән исәпләнә.[5]
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Аның әтисенең исеме Гыймран, ә әнисенең исеме Ханна[6] булган (рус телендәге чыганакларда Хунна дип очрый[7]).
Коръән буенча, Гайсә пәйгамбәр Аллаһның теләге белән могҗизалы рәвештә әтисез туган. Мәрьямнеы аның кабиләдәшләре азгынлыкта һәм гөнаһта гаепләүләре аркасында, Аллаһ Мәрьямне (Библиядәге Изге Мәрьямне) яла ягучыларны һәм Гайсәне кадакларга тырышучыларны ләгънәтләгән: «Чөнки алар көферлек кылганнар һәм Мәрьямга зур яла ягучылар һәм: „Без Аллаһның илчесе Мәрьям улы Мәсих Гайсәне үтердек“, — дигәннәр»[8].
Коръәннең 19-нчы сүрәсе, аның турында һәм аның улы могҗизалы рәвештә туу турында сөйли, сүрә дә аның исеме белән аталган. Сүрә Мәрьям тормышы турында, Җәбраил фәрештәнең аңа Аллаһның бүләге — киләчәктә кешеләр өчен символ булачак угыл — изге сабый хакында сөйләве бәян ителә. Аллаһның ихтыяры белән Мәрьям балага уза һәм аны тудыра, улы белән халкы янына бара. Сабый аларга үзенең Аллаһ колы булуын, Ходайның аңа вәхи иңдерүен һәм пәйгамбәр итеп билгеләвен әйтә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ испан теле
- 1 2 Али-заде А. Марьям // Исламский энциклопедический словарь — Москва: Ансар, 2007.
- ↑ Али-заде А. Иса ибн Марьям // Исламский энциклопедический словарь — Москва: Ансар, 2007.
- ↑ Али-заде А. Имран // Исламский энциклопедический словарь — Москва: Ансар, 2007.
- ↑ Онлайн — энциклопедия Tatarica
- ↑ Али-заде А. А. Мариам // Исламский энциклопедический словарь. — М.: Ансар, 2007. — [С. 446 (pdf)]. — 396, [2] с. — (Золотой фонд исламской мысли). — ISBN 5-98443-025-8
- ↑ Марьям – мать пророка Исы (Иисуса) (мир ему). as-salam.ru. әлеге чыганактан 2015-01-23 архивланды. 2015-01-23 тикшерелгән.
- ↑ Нисә сүрәсе: аять 156 (текст)
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ализаде А. А. Марьям // Исламский энциклопедический словарь. — М. : Ансар, 2007. — С. 492. — ISBN 978-5-98443-025-8. (CC BY-SA 3.0)
- Матвеев С. М. Мухаммеданский рассказ о Св. Деве Марии // Известия Общества археологии, истории и этнографии при Императорском Казанском университете : журнал. — Казань: Типо-лит. Имп. Университета, 1895. — Т. XIII, вып. 1. — С. 19-34.
- Ситдиҡова Гүзәл. Динебеҙҙә ҡатын-ҡыҙ//Башҡортостан ҡыҙы. −2008,№ 8 (Мәрйәм Инә).